Сагынырбыз әле

Будем скучать

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бергә чакның кадрен белеп әле Бергә үтик әле юлларны! Бергә чакта әйдә җырлыйк әле Сузыйк әле безнең җырларны! Сагынырбыз әле таралышкач Сагынырбыз туган урамны, Сагынырбыз әле бу таңнарны Сагынырбыз безнең җырларны! Кире кайтмас диеп бу мизгелләр, Кире кайтмас диеп бу көннәр, Көн артынна көннәр үтә торгач Үтәр инде үтәр гомерләр! Сагынырбыз әле чишмәләрне Сагынырбыз тургай тавышын Сагынырбыз яфрак җилфердәвен Сагынырбыз инеш агышын Бергә чакның кадрен белик әле Кире кайтмас инде бу көннәр, Бергә чакның кадрен белик әле Көн арты көн үтәр гомерләр! Сагынырбыз әле таралышкач Сагынырбыз кошлар тавышын Сагынырбыз әле бу таңнарны Сагынырбыз инеш агышын

Русский перевод

Вместе ценя момент, пусть Вместе пройдём эти дороги! Вместе в этот момент давайте споём, Продлим наши песни! Скучать будем потом, когда разойдёмся, Скучать будем по родной улице, Скучать будем по этим утрам, Скучать будем по нашим песням! Несбыточными пусть эти мгновения, Несбыточными пусть эти дни, Когда день за днем проходят, Пройдут, пройдут эти жизни! Скучать будем по родникам, Скучать будем по голосу жаворонка, Скучать будем по шелесту листвы, Скучать будем по течению речки. Вместе ценя момент, пусть Несбыточными эти дни, Вместе ценя момент, пусть День за днём пройдут эти жизни! Скучать будем потом, когда разойдёмся, Скучать будем по голосам птиц, Скучать будем по этим утрам, Скучать будем по течению речки.