Әйләнә дөнья, әйләнә

Крутится мир, кружится

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әйләнә дөнья, әйләнә Сыный адәм баласын! Күрсәтә дөнья күрсәтә Бер агын, бер карасын! Үз фикереңне булдырсаң Калырсың кеше булып Калырсың кеше булып Югалтмаган таба алмас Егылмаган торалмас Егылмаган торалмас Күңел күзләрең күрмәсә Маңгай күзең күрәлмас, Маңгай күзең күрәлмас! Кем арбасына утырсаң Шуның җырын җырларсың Үз арбаңны булдыр кеше, Үз җырыңны көйлә син Горур атла гомер юлын, Дуслар белән янәшә Дуслар белән янәшә. Югалтмаган таба алмас Егылмаган торалмас Егылмаган торалмас Күңел күзләрең күрмәсә Маңгай күзең күрәлмас, Маңгай күзең күрәлмас! Дөньяга күзеңне ач!

Русский перевод

Крутится мир, всё кружится, Испытывает сына человечьего! Мир показывает, раскрывает То белизну, то черноту! Если свой взгляд обретёшь - Человеком и останешься, Человеком и останешься. Не терявший - не найдёт, Не падавший - не встанет, Не падавший - не встанет. Если сердце не увидит, Глаза лба не разглядят, Глаза лба не разглядят! В чью повозку ты присядешь - Ту же песню и запоёшь. Свою телегу создай, человек, Свою песню настрой сам, Гордо шагай дорогой жизни, Рядом с друзьями, Рядом с друзьями. Не терявший - не найдёт, Не падавший - не встанет, Не падавший - не встанет. Если сердце не увидит, Глаза лба не разглядят, Глаза лба не разглядят! Открой глаза навстречу миру!