Кайтам әле мәктәп елларыма

Вернусь еще в школьные годы

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кайтам әгәр мәктәп елларыма Балачакка кайтсам уйларымда Ялан аяк йөгреп узар идем Шул елларда калган юлларымда Эзләп йөримен юлларымны Шунда калган яшьлек дусларымны! Шунда минем сабакташларым Шунда минем укытучыларым Кайтам әгәр мәктәп елларыма Яп-яшь килеш әле әнием дә Көндәлекне бер тикшертер идем Эштән арып кайткан әтиемә Эзләп йөримен юлларымны Шунда калган яшьлек дусларымны! Шунда минем сабакташларым Шунда минем укытучыларым Кайтам әгәр мәктәп елларыма Шул елларда калган юлларыма Бер мизгелгә генә кайтырмын мин Кайтырмын мин хыялымда гына! Эзләп йөримен юлларымны Шунда калган яшьлек дусларымны! Шунда минем сабакташларым Шунда минем укытучыларым

Русский перевод

Если б в школьные годы вернулся я вновь, Если в мыслях к детству шагнул бы, Я босым пробежал бы легко По тропам, что в тех годах канули. Ищу я все те дороги, Где остались друзья юности моей! Там мои одноклассники, Там мои учителя. Если б в школьные годы вернулся я вновь, Мама - еще совсем молодая, Я бы дневник показал ей хотя бы раз, Отцу, что с работы устало приходит. Ищу я все те дороги, Где остались друзья юности моей! Там мои одноклассники, Там мои учителя. Если б в школьные годы вернулся я вновь, По тропам, что в тех годах остались, Лишь на миг я бы вернулся туда - Лишь в мечтах я вернусь туда! Ищу я все те дороги, Где остались друзья юности моей! Там мои одноклассники, Там мои учителя.