Оригинальный текст
Аваз сала сабый бала
Тәүге кабат аваз сала
Якты дөнья, якты кояш
Саләм бирә сөеп аңа.
Сабыйның барасы юллары
Офыклар артында югала
Нинди икән язмыш юллары
Офыклар артында томанда
Матур булыр киләчәге
Тәүге кабат сабый көлә
Белмиенчә кайгы барын
Яшәсен ул көлеп кенә
Сабыйның барасы юллары
Офыклар артында югала
Нинди икән язмыш юллары
Офыклар артында томанда
Ятимлекне белми үссен
Тигезлектә гомер итсен
Аяз булсын иртәләре
Бәхет, шатлык белән үтсен
Сабыйның барасы юллары
Офыклар артында югала
Нинди икән язмыш юллары
Офыклар артында томанда
Русский перевод
Малыш подаёт голос,
В первый раз подаёт голос.
Светлый мир, яркое солнце
Шлёт привет с любовью ему.
Дороги, по которым пойдёт малыш,
Исчезают за горизонтом.
Каковы же пути судьбы
В дымке за горизонтом?
Красивым будет его будущее,
В первый раз малыш смеётся.
Не зная всех невзгод и горестей,
Пусть живёт, лишь смеясь.
Дороги, по которым пойдёт малыш,
Исчезают за горизонтом.
Каковы же пути судьбы
В дымке за горизонтом?
Пусть не знает сиротства,
Пусть живёт в равенстве и любви.
Пусть ясными будут его утра,
И пройдут они с счастьем и радостью.
Дороги, по которым пойдёт малыш,
Исчезают за горизонтом.
Каковы же пути судьбы
В дымке за горизонтом?