Оригинальный текст
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» - дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» - дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» - дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» - дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» - дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» - дияләр.
Русский перевод
Лету радуясь, в красное рядясь,
В саду растут вишни.
«Взгляните на нас, замрите в восхищенье,
Мы в самой красе!» - шепчут они.
К солнцу тянутся,
Краснеют вишни.
«Вы двое, вы двое -
Парой созданы!» - говорят они.
Сочные, сладкие, вкусом губ дарящие,
«Поцелуй!» - тянутся вишни.
Как влюбленные, скрывающие нежность,
Пунцовыми склоняются, краснея.
К солнцу тянутся,
Краснеют вишни.
«Вы двое, вы двое -
Парой созданы!» - говорят они.
Разве не это любовь? Манит сердце
Вишня, глаз не отвести.
«Упадем летом! Срывай нас любя!
Не медли, не медли!» - говорят они.
Налились, поспели
Алые вишни.
«Вы двое, вы двое -
Счастливы!» - говорят они.