Оригинальный текст
Әллә ялгышым, әллә язмышым, -
Юллар чатында калдым ялгызым.
Тагын килерме сагыну хатлары,
Калды йөрәктә моңлы зарлары?!.
"Кавышырбыз!" - диеп уйлаган идем,
Сөеп-сөелеп туймаган идем.
Азаккы хатым җавапсыз калды,
Мәхәббәтемне чит берәү алды.
Әллә ялгышым, әллә язмышым,
Юлдар чатында - тагы ялгызым!
Әллә җырымны ишеттең инде,
Ләкин мәңгегә соңладың инде.
Русский перевод
То ли ошибка, то ли судьба -
На перепутье я одна.
Придут ли снова письма тоски?
В сердце остались печальные звуки...?
«Мы будем вместе!» - я так мечтала,
Любила, любимой быть не устала.
Последний мой лист без ответа остался,
Чужой забрал мою любовь.
То ли ошибка, то ли судьба -
На перепутье я вновь одна!
Ты, может, песню мою услышал,
Но навсегда уже опоздал.