Югарыдан хат

Письмо с высоты

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гомерлеккә яшәрмен дип, Аваз салдым якты дөньяга. Исән-имин бәбкәм яшәсен дип, Исем кушкан әнкәй балага. Кайгырмагыз, якын туганнарым, Янәшәдә гел мин булырмын. Алсу таңның аткан нурларында, Әни, җаным, ул мин булырмын. Күбәләктәй күккә күтәрелдем, Мин калдырдым газиз барысын. Нишләтәсең, Ходай шулай кушкач, Туганнарга калды сагышым. Кайгырмагыз, якын туганнарым, Янәшәдә гел мин булырмын. Алсу таңның аткан нурларында, Әни, җаным, ул мин булырмын. Кадерләрен белеп яшибезме Ходай биргән бер көн дөньяның? Фатихасын ала алабызмы Гомер биргән газиз әнкәйнең? Кайгырмагыз, якын туганнарым, Янәшәдә гел мин булырмын. Алсу таңның аткан нурларында, Әни, җаным, ул мин булырмын. Беркемгә дә артык бирми икән Без теләгән Ходай гомерне. Һәммәбезнең якын туганнары Булсын иде һәрчак кадерле. Кайгырмагыз, якын туганнарым, Янәшәдә гел мин булырмын. Алсу таңның аткан нурларында, Әни, җаным, ул мин булырмын. Алсу таңның аткан нурларында, Әни, җаным, ул мин булырмын... Әни, җаным, ул мин булырмын...

Русский перевод

Жить в веках мне казалось, Гласом вышел я в светлый мир. Чтобы цел и здоров был птенчик, Имя мать мне дала навырост. Не печальтесь, родные мои, Рядом с вами всегда буду я. В алых лучиках утра, мама, Душа моя, буду там я. Как бабочка, к небу взлетел я, Оставил я всё дорогое. Что поделать - так Бог повелел, Близким - тоска моя иное. Не печальтесь, родные мои, Рядом с вами всегда буду я. В алых лучиках утра, мама, Душа моя, буду там я. Ценим ли мы этот день В мире, что Бог нам даёт? Сможем ли мы благословенье Матери, жизнь подарившей, взять? Не печальтесь, родные мои, Рядом с вами всегда буду я. В алых лучиках утра, мама, Душа моя, буду там я. Никому не даёт сверх меры Жизнь желанную Бог-даритель. Пусть родные у каждого будут Навсегда для него бесценны. Не печальтесь, родные мои, Рядом с вами всегда буду я. В алых лучиках утра, мама, Душа моя, буду там я. В алых лучиках утра, мама, Душа моя, буду там я... Мама, душа моя, буду там я...