Кыргый гөл (Мин синең кыргый гөлең)

Дикий цветок (Я твой дикий цветок)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кояш балкыган күгем бул, Ләйсән яңгырлы көнем. Үзем сиңа үрелермен, Мин синең кыргый гөлең. Кыргый булма диеп миңа, Кыр гөлләре китермә. Үзем дә кырлар гөле мин, Ирексезләп киптермә. Кояш балкыган күгем бул, Ләйсән яңгырлы көнем. Үзем сиңа үрелермен, Мин синең кыргый гөлең. Чәчәк бәйләмнәре белән Бәяләнми ул бәхет. Юлы урау, сукмагы тар, Берәү дә тормый дәшеп. Кояш балкыган күгем бул, Ләйсән яңгырлы көнем. Үзем сиңа үрелермен, Мин синең кыргый гөлең.

Русский перевод

Будь мне небом с солнечным сияньем, Днем с дождями ласкового лета. Я сама к тебе потянусь, Я твой дикий, вольный цветок. Не проси: «Не будь дикою», Полевых цветов не приноси. Я сама - цветок полей, Не суши меня, лишая воли. Будь мне небом с солнечным сияньем, Днем с дождями ласкового лета. Я сама к тебе потянусь, Я твой дикий, вольный цветок. Счастье не измерить Ни букетом, ни ценой. Путь извилист, тропка узкая - И никто не остановит, не окликнет. Будь мне небом с солнечным сияньем, Днем с дождями ласкового лета. Я сама к тебе потянусь, Я твой дикий, вольный цветок.