Чишмә җыры (өченче вариант)

Песня родника (третий вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Таң атканда чишмәләргә төшәм Тартылганда (омтылганда) күңел сафлыкка. Хыялларым яктыргандай була Хисле йөрәк тулса шатлыкка. Моң алырга төшәм чишмәләргә, Өзелеп тә моңга куанам! Чишмә җырыннан моңлырак көй Бу дөнъяга әле тумаган! Иртәләр дә чишмәләргә төшәм Сандугачлар җырын тыңларга. Илһам алып чишмә суларыннан Йөрәк җырларымны җырларга. Моң алырга төшәм чишмәләргә, Өзелеп тә моңга куанам! Чишмә җырыннан моңлырак көй Бу дөнъяга әле тумаган! Гомеркәйләр җирдә мәңге түгел, Чишмә калыр җырлап үз җырын. Җыр алырга килер чишмәләргә Моңга сусагандай яшь буын. Моң алырга төшәм чишмәләргә, Өзелеп тә моңга куанам! Чишмә җырыннан моңлырак көй Бу дөнъяга әле тумаган!

Русский перевод

На заре я к родникам спускаюсь, Когда душа тянется к чистоте. Будто мечты мои светлеют, Сердце чувствами полнится в радосте. За мелодией к родникам иду, Сладко-щемно радуюсь напеву! Нет песни трогательней песни родника, Такой на свет ещё не рождено! По утрам к родникам спускаюсь, Слушать соловьиные песни. Вдохновением напившись из ключа, Петь сердечные свои песни. За мелодией к родникам иду, Сладко-щемно радуюсь напеву! Нет песни трогательней песни родника, Такой на свет ещё не рождено! Жизни на земле ведь не вечны, А родник останется петь свой напев. Ключевой мотив придёт взять Молодое поколение, жаждущее мелодий. За мелодией к родникам иду, Сладко-щемно радуюсь напеву! Нет песни трогательней песни родника, Такой на свет ещё не рождено!