Ә хәзер соң инде

А теперь уже поздно

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Хыялымда йөргән бердән-берем, Ялгыш кына булдың ятларга. Белми калдың, насыйп булмагандыр, Хисләремне минем аңларга... Миннән өлгер берәү, күреп алып, Ялкынында сине көйдергән, Тәмле телле, башың әйләндереп, Назларына күмеп сөйдергән... Соң инде, таң түгел, төн инде... Яфраклар саргайган, көз инде... Тәрәзәмне килеп шакымадың, Җилләр генә елап уздылар. «Көтмә, килмәс, көтмә, килмәс», - диеп, Һаман да бер көйне суздылар. Ә хәзер соң инде, соң инде, Кабынган йолдызлар сүнделәр... Тын гына, бөреле гөлләрем, Чәчәген атмыйча шиңделәр... Соң инде, таң түгел, төн инде... Яфраклар саргайган, көз инде...

Русский перевод

Единственный в мечтах моих, Ты по ошибке стал для чужих. Ты не узнал: не суждено, Чувства мои понять давно... Меня опередил другой - Увидел, в пламени ожёг, Сладкою речью закружил, Лаской до слёз тебя любил... Поздно уже: не рассвет - ночь... Листья желтеют: осень точь‑в‑точь... В окно ко мне ты не стучал, Лишь ветер плачем пробегал. «Не жди, не придёт, не жди», - твердя, Всё ту же песню тянул, звеня. А теперь уже поздно, поздно - Погасли звёзды, что вспыхнули... Тихо мои бутоны, цветы, Не распустившись, увяли они... Поздно уже: не рассвет - ночь... Листья желтеют: осень точь‑в‑точь...