Бакчада - талгын җыр, хыялдай канатлы.
Серле моң белән җыр күңлемне кузгатты.
Ялгыз бер миләштәй уйчан кыз күрдем мин. -
Ник талдың уйларга, сылу кыз? - дидем мин.
Кыз җавап бирмәде, моңлана иде ул.
Сүзсез бер җыр булып күңелгә керде ул.
Каршына килдем дә башымны идем мин. -
Син кайдан, әйтсәнә, сылу кыз? - дидем мин.
Кыз әйтте елмаеп: «Җанга нур тулсын дип,
Камалы тун тегәм, гел җылы булсын дип».
Исемен әйтмәде, ә үзе югалды.
Китмәде кебек ул - йөрәктә ул калды...
Сәхнәгә чыгам мин, сагынып җырлыймын: -
Бәлки, ул мондадыр? - Мин сездән сорыймын.
Чәчәкле яз кебек, елмаеп та көлеп,
Кил инде, чибәрем, каршыма йөгереп!
Барганда да эшкә һәм кайткан чакта да,
Шул көләч йөзле кыз күңелемдә саклана. -
Кайда ул сылу кыз, белсәгез, әйтегез.
Ике яшь йөрәкне бәхетле итегез!
Русский перевод
В саду - волнующая песня, крылатая как мечта.
Таинственной мелодией песня душу всколыхнула.
Увидел я задумчивую девушку у рябины одинокой. -
О чём же ты грустишь, красавица? - спросил я.
Девушка не ответила, печалилась она.
Бессловесной песней в душу проникла.
Подошёл я к ней и голову склонил. -
Откуда ты, скажи мне, красавица? - спросил я.
Девушка сказала, улыбаясь: «Чтоб душа светом наполнялась,
Шубу из камала шью, чтоб всегда было тепло».
Имени не назвала, а сама исчезла.
Не ушла, казалось, - в сердце осталась...
Выхожу на сцену я, с тоской пою:
- Может, она здесь? - Вас спрашиваю я.
Словно цветущая весна, улыбаясь и смеясь,
Приди же, милая моя, навстречу мне бегом!
И когда иду на работу, и когда возвращаюсь,
Та светлоликая девушка в душе моей хранится. -
Где же та красавица, если знаете, скажите.
Два молодых сердца счастливыми сделайте!