Тулган айга карап
Чәчләреңне тарат,
Моңсу җырлар ләкин җырлама.
Сиңа карыйм да мин -
Күзем ала алмыйм -
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.
Бердәнбер идең,
«Син - бәхетем», - дидем.
Үз бәхетеңә инде соңлама.
Ак моңнарым булып,
Янадыр ай тулып -
Мин моңланмыйм, йөрөк моңлана.
Юкка гына түгел
Сагышлана күңел,
Ул ашкына ерак елларга.
Күз яшьләрен яшер -
Ара ерак хәзер,
Тик моңланма, күңел, моңланма.
Бу бит туган яктыр,
Тирө-ягың матур
Чыкмасаң да озын юлларга.
Тугайларга дәшеп,
Җырлап килә яшьлек -
Шуңа күрә син дә моңланма.
Русский перевод
На полную луну смотря,
Распусти свои волосы,
Но грустных песен не пой.
Смотрю на тебя я -
Глаз оторвать не могу -
Не я грущу, душа моя грустит.
Ты была единственной,
«Ты - моё счастье», - говорил я.
Не тоскуй по своему счастью.
Став белой печалью моей,
Горит полная луна -
Не я грущу, сердце грустит.
Не напрасно ведь
Тоскует душа,
Стремясь к далёким годам.
Слёзы спрячь -
Далеко теперь расстояние,
Но не грусти, душа, не грусти.
Это ведь родной край,
Вокруг красота такая,
Даже если не выйдешь в дальний путь.
В рощах откликаясь,
Поёт юность -
Потому и ты не грусти.