Минем Казан

Моя Казань

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Дөнья якты ямьгә күмелгәндәй була, Нурлар сибә бөтен тирә-якка Казан. Барча җирләр нур көлтәсе белән тула, - Казан туды микән әллә гүзәл яздан? Туган җирнең күркәм батырлыгын җыйган, Аңа гүя галәм матурлыгы сыйган, - Яңа биек үрләр яулый Казан, Һаман шулай гөрли Казан, Казан! Таңда җилләр сөртеп ала хезмәт тирен, Тормыш сыман дәртле бер моң көйли Казан. Уйга талдым: минем туган-үскән җирем - Наздан, туды микән әллә сүнмәс наздан? Туган җирнең күркәм батырлыгын җыйган, Аңа гүя галәм матурлыгы сыйган, - Яңа биек үрләр яулый Казан, Һаман шулай гөрли Казан, Казан!

Русский перевод

Словно мир погружён в светлую красоту, Льёт лучи на просторы вокруг Казань. Все земли полны светлого блеска, - Иль родилась Казань из прекрасной весны? Собрала родная земля славную доблесть, Ей как будто вселенная красоту дарила, - Вновь к высотам стремится Казань, Всё так же цветёт Казань, Казань! Утром ветры ласкают знамёна труда, Словно жизнь, задушевную песню поёт Казань. Я задумался: земля, где я родился и вырос, - Из нежности, родилась ли из вечной нежности? Собрала родная земля славную доблесть, Ей как будто вселенная красоту дарила, - Вновь к высотам стремится Казань, Всё так же цветёт Казань, Казань!