Карлар карала икән

Оказывается, снега чернеют

Участники

Фарид Низамиев / Фания Низамиева

Композитор

Фарид Низамиев

Автор текста

Фания Низамиева

Создано

November 27, 2025

Последнее обновление

November 27, 2025

Оригинальный текст

Яшь чагында бер кайгы юк, Уйный да көлә идек. Гомеркәйләр бик тиз генә Үтмәс дип белә идек. Карлар карала икән лә, Чәчләр агара икән. Үтмәс дигән гомеркәйләр Үтә, азая икән. Сагындыра, уйландыра Ат иярләгән чаклар. Алтын биреп, көмеш биреп Табылмый торган чаклар. Карлар карала икән лә, Чәчләр агара икән. Алтын, көмеш, дөнья малы Бетә, тарала икән. Йөгереп мендек, йөгереп төштек, Йөгереп үттек үрләрне. Үкенмәслек итеп яшик Алдагы гомерләрне. Карлар карала икән лә, Чәчләр агара икән. Үтмәс дигән гомеркәйләр Үтә, азая икән.

Русский перевод

В юности не было печали, Играли мы и смеялись. Думали, что годы наши Никогда не пройдут. Оказывается, снега чернеют, Оказывается, волосы седеют. Годы, что казались вечными, Проходят и убывают. Вспоминаю с тоской и думой Времена, когда седлали коней. Времена, когда ни золотом, Ни серебром не добыть их. Оказывается, снега чернеют, Оказывается, волосы седеют. Золото, серебро, богатство мирское Кончается и рассеивается. Бегом садились, бегом слезали, Бегом взбирались на высоты. Будем жить без сожалений В оставшиеся нам годы. Оказывается, снега чернеют, Оказывается, волосы седеют. Годы, что казались вечными, Проходят и убывают.

Предложить исправление