Сөялдем сөяннәргә (беренче вариант)

Прильнула к любящим

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сөялдем сөяннәргә Тирбәлдем имәннәрдә; Бар шатлыгымны бирәмен Кадерен белгәннәргә. Тукталдым аланнарда, Сокландым баланнарга; Бар ялкынымны бирәмен Кабына алганнарга. Йөгердем урамнарда, Уралдым бураннарга; Йөрәк давылын бирәмен Тып-тыныч булганнарга. Ашкындым офыкларга, Үрелдем болытларга; Бу җырларым канат булсын Күңеле боекларга.

Русский перевод

Прильнула я к любящим, Качалась на дубах; Всю радость мою отдам Тем, кто ценит её. Остановилась на полянах, Восхищалась соколами; Весь свой огонь отдам Тем, кто принял меня. Бежала я по улицам, Обернулась к бураным; Бурю сердца отдам Тем, кто был спокоен. Взлетела к горизонтам, Взмыла к облакам; Пусть эти песни станут крыльями Для великих душой.