Бер-беребез өчен

Друг для друга

Участники

Риф Гатауллин / Фанис Яруллин

Композитор

Риф Гатауллин

Автор текста

Фанис Яруллин

Создано

November 27, 2025

Последнее обновление

November 27, 2025

Оригинальный текст

Син минем өчен, мин синең өчен Яратылганбыз, яратылганбыз. Син миңа таба, мин сиңа таба Бара торганбыз, бара торганбыз. Синең йөзгә дә, минем йөзгә дә Бер мәхәббәтнең яктысы төшкән. Синең иреннәр, минем иреннәр Сөю шәрабен бер күлдән эчкән. Син миңа диеп, мин сиңа диеп, Гөлләр өзгәнбез, гөлләр өзгәнбез. Син мине эзләп, мин сине эзләп, Төннәр килгәнбез, көннәр килгәнбез. Син минем өчен, мин синең өчен Кыр уртасында учак якканбыз. Бер-беребезне, тиң кешебезне Нәкъ вакытында эзләп тапканбыз. Син минем күзгә, мин синең күзгә Карап яшибез, карап яшибез. Син минем җанны, мин синең җанны Аңлап яшибез, аңлап яшибез.

Русский перевод

Ты для меня, я для тебя Созданы были, созданы были. Ты ко мне, я к тебе Всё идём мы, всё идём мы. На твоё лицо, на моё лицо Одной любви свет упал. Твои уста, мои уста Вино любви из одной чаши пили. Для тебя, мол, для меня, мол, Цветы срывали, цветы срывали. Ты меня искала, я тебя искал, Ночи приходили, дни приходили. Ты для меня, я для тебя Среди степи костёр зажгли. Друг друга, равных себе Вовремя отыскали мы. Тебе в глаза, мне в глаза Смотря живём мы, смотря живём мы. Твою душу, мою душу Понимая живём, понимая живём.

Предложить исправление