Ничек синсез яшәгәнмен

Как я жил без тебя

Участники

Ильшат Валиев / Фанис Яруллин

Композитор

Ильшат Валиев

Автор текста

Фанис Яруллин

Создано

November 27, 2025

Последнее обновление

November 27, 2025

Оригинальный текст

Ничек синсез яшәгәнмен Моңа кадәр, әй, гүзәл. Күкнең зәңгәр гөмбәзеннән Карый күк синең күзләр. Анда диңгез тирәнлеге, Анда урман серләре. Анда төсләр чагылышы, Анда болын гөлләре. Анда күкләр зәңгәрлеге, Анда кояш балкышы. Синең күзләрдә күрәмен Икебезнең язмышны. Алар мине озаталар, Чыксам ерак юлларга. Урала синең күз нурың Керфектәге моңнарга. Анда диңгез тирәнлеге, Анда урман серләре. Анда төсләр чагылышы, Анда болын гөлләре. Әй күңелле, әй рәхәт соң Очрашканда карашлар. Кояш нурында коена Әйтерсең асылташлар. Ничек синсез яшәгәнмен, Моңа кадәр, әй, гүзәл. Дөньяның бар матурлыгын Сыйдырган синең күзләр. Ничек синсез яшәгәнмен, Моңа кадәр, әй, гүзәл. Дөньяның бар матурлыгын Сыйдырган синең күзләр. Анда диңгез тирәнлеге, Анда урман серләре. Анда төсләр чагылышы, Анда болын гөлләре. Анда күкләр зәңгәрлеге, Анда кояш балкышы. Синең күзләрдә күрәмен Икебезнең язмышны. Синең күзләрдә күрәмен Икебезнең язмышны... Икебезнең язмышны...

Русский перевод

Как я жил без тебя До сих пор, ах, красавица. Словно синий купол неба Смотрят синие твои глаза. В них морская глубина, В них лесные тайны. В них отблески цветов, В них луговые цветы. В них лазурь небес, В них сияние солнца. В твоих глазах я вижу Судьбу нас обоих. Они провожают меня, Когда ухожу в дальние пути. Твой взгляд сливается С грустью в моей душе. В них морская глубина, В них лесные тайны. В них отблески цветов, В них луговые цветы. Ах, как радостно, как сладко, Когда встречаются взгляды. В солнечном свете купаются, Словно драгоценные камни. Как я жил без тебя, До сих пор, ах, красавица. Всю красоту мира Вместили твои глаза. Как я жил без тебя, До сих пор, ах, красавица. Всю красоту мира Вместили твои глаза. В них морская глубина, В них лесные тайны. В них отблески цветов, В них луговые цветы. В них лазурь небес, В них сияние солнца. В твоих глазах я вижу Судьбу нас обоих. В твоих глазах я вижу Судьбу нас обоих... Судьбу нас обоих...

Предложить исправление