Оригинальный текст
1.Ялгыш кына карап бер үттең,
Сөю гөлләренә су сиптең.
Шиңеп барган гөлләр терелде,
Сабаклары күккә үрелде.
Ялгыш кына карап бер үттең,
Күңелемне минем нур иттең.
Сүнеп барган шатлык чаткысын
Җанга сыймаслык зур иттең.
2.Ялгыш кына карап бер үттең.
Шәфәкъ нурларына ут төрттең.
Янды дөнья шәфәкъ утында,
Син дөньяма башка төс керттең.
3.Ялгыш кына карап бер үттең,
Гади тормышымны сер иттең.
Күңелемә тулган хисләрне,
Төсләргә бай матур җыр иттең.
Инструменталь өлеш
Ялгыш кына карап бер үттең,
Сөю көткән җанга наз сиптең.
Калкып чыкты гүзәл чәчәкләр,
Тормышымны яз иттең.
Русский перевод
1. Случайно взглянув, ты прошла мимо,
Полила водой цветы любви.
Увядшие цветы ожили,
Их стебли к небу потянулись.
Случайно взглянув, ты прошла мимо,
Душу мою светом озарила.
Искру радости, что угасала,
Так велика стала, что не вмещает душа.
2. Случайно взглянув, ты прошла мимо,
Огонь зажгла в лучах зари.
Запылал мир в огне рассвета,
Ты в мой мир другие краски внесла.
3. Случайно взглянув, ты прошла мимо,
Простую жизнь мою тайной сделала.
Чувства, что наполнили душу,
Прекрасной песней, богатой красками, сделала.
Инструментальная часть
Случайно взглянув, ты прошла мимо,
Душе, ждущей любви, нежность подарила.
Взошли прекрасные цветы,
Ты сделала мою жизнь весной.