«Балам» - дип тә әйтә алмадым

«Мой ребёнок» - даже не смогла сказать

Участники

Гульнара Тимержанова / Фанис Яруллин

Автор текста

Фанис Яруллин

Создано

November 27, 2025

Последнее обновление

November 27, 2025

Оригинальный текст

Көзге җилләр яфракларны Йолкып-йолкып ала. Елый урман, елый дөнья, Елый кыр һәм дала. «Балам» - дип тә әйтә алмадым, Уттан - суларга салдың. Үзең биргән бәхетеңне Ходаем, нигә алдың? Бу сынауны күтәрергә Булыш миңа, Аллам! Сагышым - сары ут минем, Шул утларда янам. «Балам» - дип тә әйтә алмадым, Уттан - суларга салдың. Үзең биргән бәхетеңне Ходаем, нигә алдың? Җаным әрни, өзгәләнә, Эчтә утлар яна. Әллә инде җилләр елый, Әллә елый балам? «Балам» - дип тә әйтә алмадым, Уттан - суларга салдың. Үзең биргән бәхетеңне Ходаем, нигә алдың?

Русский перевод

Осенние ветры листву Срывают, срывая, с ветвей. Рыдает и лес, и вся земля, Рыдают поля, степи. «Дитя моё» - даже не смогла сказать, Из огня бросила в пучину вод. Счастье, что Сам дал мне, Боже мой, зачем же отнял? Это испытание вынести Помоги мне, Аллах! Моя печаль - жгучее пламя, В этом пламени я сгораю. «Дитя моё» - даже не смогла сказать, Из огня бросила в пучину вод. Счастье, что Сам дал мне, Боже мой, зачем же отнял? Душа изнывает, меняется, Внутри огни горят. Или это ветры рыдают, Иль рыдает моё дитя? «Дитя моё» - даже не смогла сказать, Из огня бросила в пучину вод. Счастье, что Сам дал мне, Боже мой, зачем же отнял?

Предложить исправление