Сагышларым (беренче вариант)

Мои печали (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сагышларым бирдем җилләргә, Алып кит дип ерак илләргә - Канатлары җилнең сыгылды, Сагышларым җиргә, Таралышып җилдә, Сары чәчәк булып коелды. Сагышларым салдым суларга, Адашсын дип ерак юлларда - Елга туктап калды ярсудан. Сагышларым бар да Утырып калды ярда Ташулардан калган боз сыман. Сагышларым аттым яшенгә, Яндыр дидем, җиргә төшермә. Яшен сүнде күкләр йөзендә - Синнән башка беркем Күтәрә алмый, диеп Сагышларым кайтты үземә.

Русский перевод

Печали свои отдал я ветрам, Унеси их, молил, в далёкие страны - Но крылья у ветра сломались, И печали мои на землю, Развеявшись в ветре, Жёлтыми цветами упали. Печали свои пустил я по водам, Пусть заблудятся в дальних краях - Но застыл поток у крутого берега. И печали мои все Осели на берегу, Словно лёд, что остался от наводненья. Печали свои бросил я в молнию, Сожги их, просил, не роняй на землю. Но молния погасла в небесах - Кроме тебя никто Не сможет поднять их, сказав, Вернулись печали мои ко мне.