Кушылдың син моңлы җырларыма

Присоединился ли ты к моим грустным песням

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.08.2026

Оригинальный текст

Көтмәгәндә килеп син кушылдың Күңелемдәге моңлы җырларыма. Синең белән җырым әверелде Болындагы чәчкә чыңнарына. Юлдаш булсын безгә уртак уйлар, Тибрәлсен лә күңел кыллары. Онытылмасын җырлар, авыр чакта Юатсыннар кошлар моңнары. Каршы алсын иде безне һәрчак Сандугачлы ямьле иртәләр. Атлаганда юлдан, очрасалар, Ишелсеннәр таулар, киртәләр. Юлдаш булсын безгә уртак уйлар, Тибрәлсен лә күңел кыллары. Онытылмасын җырлар, авыр чакта Юатсыннар кошлар моңнары. Хисләребез үрелсеннәр кушылып, Бакчадагы чәчкә-гөлләргә. Чик куймыйк без, әйдә, янган утта Йөрәкләргә ярсып дөрләргә. Юлдаш булсын безгә уртак уйлар, Тибрәлсен лә күңел кыллары. Онытылмасын җырлар, авыр чакта Юатсыннар кошлар моңнары.

Русский перевод

Пришёл неожиданно и присоединился К грустным песням моего сердца. С тобой моя песня преобразилась В звон цветов на лугу. Пусть станут попутчиками нам общие мысли, Пусть трепещут струны сердца. Пусть не забудутся песни в тяжёлую пору, Пусть утешат птичьи напевы. Встречали бы нас всегда Прекрасные утра с соловьями. Шагая по дороге, если встретятся, Пусть рушатся горы, скалы. Пусть станут попутчиками нам общие мысли, Пусть трепещут струны сердца. Пусть не забудутся песни в тяжёлую пору, Пусть утешат птичьи напевы. Пусть разольются чувства, соединившись, На цветы и цветения в саду. Не поставим границ, ну что ж, на горящем огне Сердцам страстно пылать. Пусть станут попутчиками нам общие мысли, Пусть трепещут струны сердца. Пусть не забудутся песни в тяжёлую пору, Пусть утешат птичьи напевы.