Бер борылам мин уң якка,
Бер борылам сул якка.
Сөйгән ярым кала уңда,
Юлым дәшә сул якка.
Кушымта:
Нишләргә соң, нишләргә?
Нишләргә соң, нишләргә?
Сөйгән ярым кала уңда,
Юлым дәшә сул якка.
Сөйгән ярым үз микән соң,
Барыр юлым үр микән.
Юлларыбыз төрле-төрле,
Уйларыбыз бер микән.
Кушымта:
Нишләргә соң, нишләргә?
Нишләргә соң, нишләргә?
Юлларыбыз төрле-төрле,
Уйларыбыз бер микән.
Әллә сул якка китәргә,
Әллә уңга китәргә.
Юл чатында басып торам,
Белмим нәрсә эшләргә.
Кушымта:
Нишләргә соң, нишләргә?
Нишләргә соң, нишләргә?
Юл чатында басып торам,
Белмим нәрсә эшләргә.
Русский перевод
Один раз поворачиваю я направо,
Один раз поворачиваю я налево.
Любимая моя осталась справа,
А мой путь лежит налево.
Припев:
Что же делать, что делать?
Что же делать, что делать?
Любимая моя осталась справа,
А мой путь лежит налево.
Моя ли любимая, в самом деле,
Прямо ли мой путь идёт?
Наши пути разные, разные,
Одинаковы ли мысли?
Припев:
Что же делать, что делать?
Что же делать, что делать?
Наши пути разные, разные,
Одинаковы ли мысли?
Или идти налево,
Или направо пойти.
На перекрёстке стою,
Не знаю, что делать.
Припев:
Что же делать, что делать?
Что же делать, что делать?
На перекрёстке стою,
Не знаю, что делать.