Рәнҗетмәгез хатын-кызны

Не обижайте женщину

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өйнең яме, чәйнең тәме, Син булганда дөнья ямьле. Үзеңне дә ярата бел, Кадерли бел, и, хатын-кыз. Иң бәхетле әни булып, Иң сөекле хатын булып, Елмаеп һәм көлеп яшә, Гүзәл зат бит син, хатын-кыз. Канатларын каерырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Кем өчендер газиз әни, Назлы яр ул, Ул - хатын-кыз! Рәнҗетергә, елатырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Бәхет өчен яратылган Нәфис зат ул, Ул - хатын-кыз! Якты кояш - күпләр өчен, Сокландыра яшәү көчең. Кыен хәлгә калганда да, Көчле бул син, и, хатын-кыз. Күңелеңә нурлар тулсын, Таянырлык кешең булсын, Бәхет өчен туган җан син, Бәхетле бул, и, хатын-кыз! Канатларын каерырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Кем өчендер газиз әни, Назлы яр ул, Ул - хатын-кыз! Рәнҗетергә, елатырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Бәхет өчен яратылган Нәфис зат ул, Ул - хатын-кыз!

Русский перевод

Вкус дома, вкус чая, Мир вкусен, когда ты рядом. Умей любить и себя, Цени, о женщина. Став матерью самой счастливой, Став женой самой родной, Живи, смеясь и плача, Ты ведь красавица, женщина. Нет права сломать её крылья, Нет права. Для кого-то драгоценная мать, Нежная любовь, Это - женщина! Нет права причинить страданье, Нет права. Ради счастья любимая Прекрасная душа, Это - женщина! Яркое солнце для многих, Ты даешь силу жить. Даже в трудную минуту, Будь сильной, женщина. Пусть сердце твое светится, Пусть будет рядом человек, Ты родилась для счастья, Будь счастливой, женщина! Нет права сломать её крылья, Нет права. Для кого-то драгоценная мать, Нежная любовь, Это - женщина! Нет права причинить страданье, Нет права. Ради счастья любимая Прекрасная душа, Это - женщина!