Кадерле мизгел

Ценный момент

Участники

Фирзар Мортазин / Эльмира Джалилова

Композитор

Фирзар Мортазин

Автор текста

Эльмира Джалилова

Создано

November 24, 2025

Последнее обновление

November 24, 2025

Оригинальный текст

Дөнья куып гомер үтә, Онытыла дус-туган. Яшәүнең һәрбер мизгеле Мәшәкать белән тулган. Яшик әле, яшен булып, ут булып, Бу дөньяда гомердән дә Кадерлерәк берни юк. Туктап бер тын алыйк әле, Онытыйк мәшәкатьне. Дус-туган белән күрешик, Яңартыйк мәхәббәтне. Яшик әле, яшен булып, ут булып, Бу дөньяда гомердән дә Кадерлерәк берни юк. Гомер ташкындай ургый да, Үтә ул сизелми дә. Фанилектә безнең яшәү Бер татлы мизгел генә. Яшик әле, яшен булып, ут булып, Бу дөньяда гомердән дә Кадерлерәк берни юк. Бу дөньяда гомердән дә Кадерлерәк берни юк...

Русский перевод

Мир бежит жизни, Забываются друзья и родные. Каждый момент жизни Полон страдания. Плачь ещё, будь ясной, будь огнём, В этом мире нет ничего ценнее Чем жизнь. Остановимся и переведём дух, Забудем страдания. Посидим с друзьями и родными, Обновим любовь. Плачь ещё, будь ясной, будь огнём, В этом мире нет ничего ценнее Чем жизнь. Жизнь бьёт как ливень, Проходит незаметно. Наша земная жизнь Всего лишь сладкий момент. Плачь ещё, будь ясной, будь огнём, В этом мире нет ничего ценнее Чем жизнь. В этом мире нет ничего ценнее Чем жизнь...

Предложить исправление