Тырышканнар ташка кадак кагар

Труды камнями отмечаются

Участники

Ильнар Гильманшин / Элина Балагутдинова

Создано

November 24, 2025

Последнее обновление

November 24, 2025

Оригинальный текст

Кара болыт күгем капласа да, Йөрәккәем туктар булса да, Өметемне бер дә сүндермәдем, Канатларым сынар булса да. Тырышканнар ташка кадак кагар, Язганнар бит шулай китапта. Мине дә бит алда бәхет көтә, Бәхет бара минем сукмактан. Мин булмасам кемнәр булдырыр дип, Күз яшьләрем аша елмайдым. Дусларыма, хәтта дошманнарга Бәхет теләп, җырлар җырладым. Тырышканнар ташка кадак кагар, Язганнар бит шулай китапта. Мине дә бит алда бәхет көтә, Бәхет бара минем сукмактан. Ачы җилләр керсә күңелеңә, Түз син берүк, Әдам баласы. Ходай белә кемне сынаганын, Кемгә биреп, кемнән аласын! Тырышканнар ташка кадак кагар, Язганнар бит шулай китапта. Мине дә бит алда бәхет көтә, Бәхет бара минем сукмактан.

Русский перевод

Даже если черные тучи покроют небо, Даже если сердце мое остановится, Я никогда не гасил надежды, Даже если мои крылья сломаются. Труды камнями отмечаются, Писано в той книге так. И меня ждет счастье впереди, Счастье уходит от моего стука. Если бы меня не было, кто бы сделал, Я не смеялся сквозь слезы. Для друзей, даже для врагов Я пел песни, желая счастья. Труды камнями отмечаются, Писано в той книге так. И меня ждет счастье впереди, Счастье уходит от моего стука. Если в душу ворвутся злые ветры, Терпи, человек. Бог знает, кого испытывает, Кому дает, у кого забирает! Труды камнями отмечаются, Писано в той книге так. И меня ждет счастье впереди, Счастье уходит от моего стука.

Предложить исправление