Сагынырсың әле, сагынырсың

Скучаешь ли, скучаешь

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
11.08.2026

Оригинальный текст

Сагынырсың әле мине, сагынырсың Ярсу язның ташкынында. Ташканында синең хисләрең, Мин булмамын яннарыңда. Нишләрсең һин, нишләрсең? Сагынырсың әле мине, сагынырсың Ямьле җәйнең таңнарында. Таңда кошлар өзәр үзәкне. Мин булмамын яннарыңда, Үткәннәрне булмас төзәтеп. Сагынырсың әле мине, сагынырсың Күркәм көзнең кырларында. Көзнең яме җанны кыер. Мин булмамын яннарыңда, Бер йөрәккә сагыш ничек сыер? Сагынырсың әле мине, сагынырсың Салкын кышның буранында. Моңсуланыр синең карашың. Мәңгелеккә безнең сөюебез Бураннарда йөрер адашып.

Русский перевод

Ты ещё будешь скучать по мне, будешь В бурном разливе страстной весны. Когда разольются твои чувства, Меня не будет рядом с тобой. Что будешь делать ты, что будешь? Ты ещё будешь скучать по мне, будешь На зорях прекрасного лета. На заре птицы будут терзать душу. Меня не будет рядом с тобой, Прошлое не удастся исправить. Ты ещё будешь скучать по мне, будешь На красивых полях осени. Прелесть осени будет теснить душу. Меня не будет рядом с тобой, Как в одном сердце тоска поместится? Ты ещё будешь скучать по мне, будешь В метели холодной зимы. Загрустит твой взгляд. Навечно наша любовь Будет блуждать, заплутав в метелях.