Мәктәбем ихатасы

Ограда моей школы

Участники

Роза Сахауетдинова / Дина Талхина

Автор текста

Дина Талхина

Создано

November 24, 2025

Последнее обновление

November 24, 2025

Оригинальный текст

Мәктәбемнең ихатасы, Гөл-чәчәккә күмелгән. Һәр чәчәкнең таҗларында Истәлекләр үрелгән. Анау юлның читендә Син мине көтә идең, Ә мин сине күрмәенчә Выйымсыз үтә идем. Мәктәбем ихатасы... Агачлар буйга җиткән. Аларның да башыннан Күпме дистә ел үткән. Анау миләш яфрагын Син миңа биргән идең, Утлы тәлгәш җиләкләрне Бергәләп тиргән идек. Мәктәбемнең ихатасы... Гөҗ килә бала-чага. Мәктәбемә тәү килгәндәй, Йөрәгем ярсып тибә. Укытучы, дусларым Бигерәк сагындырган. Һәр кайсыгыз елмаюы Шатлыклар кабындыра.

Русский перевод

Ограда моей школы В цветах утопает вся. На каждом цветочном венчике Воспоминания сплелись. Там, у края той дороги, Ты меня всегда ждал, А я, не видя тебя, Равнодушно проходила. Ограда моей школы... Деревья выросли до неба. И над их вершинами Сколько десятков лет пронеслось. Тот кленовый листок Ты мне когда-то подарил, А ягоды жгучей рябины Мы вместе собирали. Ограда моей школы... Снова дети здесь шумят. Как будто впервые пришла я в школу, Сердце трепетно стучит. Учителя, друзья мои Особенно мне дороги. Каждая ваша улыбка Радостью переполняет.

Предложить исправление