Аргаяш күлләре

Озёра Аргаяша

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Зәңгәр күлләр безнең якта Ал кояшка тартыла. Кыр казлары безгә кайта Шул таңнарның артыннан. Кыйгак - кыйгак, шатлыклары Күл өстенә сибелә, Сагышлары, асыл таштай, Чума күлнең төбенә. Зәңгәр күлләр безнең якта, Ак каенга сыена. Кыр казлары, сусылудай, Күл буенда коена. Кыйгак - кыйгак, канатларын Зәңгәр суда юалар. Кыр казлары моңнарыннан Чыңлап тора һавалар. Зәңгәр күлләр безнең якта Алтын комга уела. Шул күлләрдә казлар кайта Үзләренең туена. Кыйгак - кыйгак, шатлыклары Күл өстенә сибелә. Сагышлары, асыл таштай, Чума күлнең төбенә.

Русский перевод

Синие озёра в наших краях К алому солнцу тянутся. Дикие гуси к нам возвращаются Вслед за теми зорями. Крик их - кыйгак-кыйгак, радость их Рассыпается над озером, А печали их, словно драгоценный камень, Тонут на дне озера. Синие озёра в наших краях К белой берёзе прислоняются. Дикие гуси, словно соскучившись, Гнездятся у берегов. Кыйгак-кыйгак, крылья свои Омывают в синей воде. От песен диких гусей Звенят мелодии в воздухе. Синие озёра в наших краях В золотой песок погружаются. На этих озёрах гуси снова Возвращаются на свою свадьбу. Кыйгак-кыйгак, радость их Рассыпается над озером. А печали их, словно драгоценный камень, Тонут на дне озера.