Әтием юкәләре

Отцовские липы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өй артында шаулап үсә Әтинең юкәләре. Әкрен генә тирбәләләр Табигать күркәмнәре. Башын аска игән юкә, Ул юксына, моңая. Гүя миннән сорий сыман: Нигә озак, ул кая? Бакчаларга кергән саен Юкәләргә карыймын. Йөрәккәем өзгәләнмә, Әтиемне уйлыймын. Кайтам туган нигеземә, Сыенам юкәләргә. Тик әти юк яныбызда Яратып иркәләргә. Башын аска игән юкә, Ул юксына, моңая. Гүя миннән сорый сыман: Нигә озак, ул кая? Бакчаларга кергән саен Юкәләргә карыймын. Йөрәккәем өзгәләнмә, Әтиемне уйлыймын. Йөрәккәем өзгәләнмә, Әтиемне уйлыймын...

Русский перевод

За домом шумят, разрастаясь, Отцовские липы. Тихонько колышут ветвями Природной красы узоры. Склонила головку липа, Она грустит, печалится. Словно спрашивает меня: Почему так долго, где же он? Каждый раз, входя в сад, Я смотрю на липы. Сердце моё разрывается, Вспоминаю отца. Возвращаюсь к родным истокам, Прислоняюсь к липам. Но нет рядом отца, Чтобы любить и ласкать. Склонила головку липа, Она грустит, печалится. Словно спрашивает меня: Почему так долго, где же он? Каждый раз, входя в сад, Я смотрю на липы. Сердце моё разрывается, Вспоминаю отца. Сердце моё разрывается, Вспоминаю отца...