Оригинальный текст
Кәләпүше, калфак, сөлгеләре -
Халкыбызның күңел җәүһәре.
Сандык төпләрендә сакландылар
Әби-бабамнарның ядкаре.
Калфакларга сеңгән милләтемнең
Милли даны, рухи куәте.
Кайтсын иде килер буыннарга
Үткәннәрнең гореф-гадәте.
Ак калфаклар, матур кәләпүшләр -
Аклык, сафлык, зәвык билгесе.
Энҗе калфак кигән татар кызы -
Милләтемнең якты көзгесе.
Русский перевод
Тюбетейки, калфаки, покрывала -
Душевное богатство нашего народа.
Хранятся на дне сундуков
Память наших дедов и бабушек.
В калфаки впитались нашего народа
Национальная гордость, духовная сила.
Пусть вернутся грядущим поколениям
Обычаи и традиции прошлого.
Белые калфаки, красивые тюбетейки -
Знак чистоты, непорочности, вкуса.
Татарская девушка в жемчужном калфаке -
Светлое зеркало нашего народа.