Мамык шәлем

Пуховый платок

Участники

Рим Хасанов / Диля Булгакова

Композитор

Рим Хасанов

Автор текста

Диля Булгакова

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Мамык шәлен алам, Иңнәреңә салам, Челтер-челтер бизәк тоташтан. Әнкәй, шәлең җылы, Һәр бер күзе җырлы, Күз нурларың белән тоташкан. Ак мамыклар тетеп, Нечкә нәфис итеп, Орчыгыңа ничек эрләдең? Һәр бизәге шәлнең - Чәчәкләре җәйнең, Кайсы аланнан отып бәйләдең? Әгәр арып талсам, Бүләк шәлен алам, Җылылыгы күчә күңелгә. Хәлләремне сизгән Мине назлап сөйгән Кулларыңны тоям иңемдә. Чакырганда кайтып, Ризыкларны татып, Аңлый алдым микән хәлеңне? Өшегәндә һаман, Иңнәремә салам, Әнкәй, синең мамык шәлеңне!

Русский перевод

Пуховый платок беру, На плечи твои накину, Со звонкими украшениями по краям. Мама, твой платок тёплый, Каждая петелька поёт, Со светом твоих глаз соединён. Белый пух распушив, Тонко, изящно, Как ты прясла веретено? Каждый узор платка - Цветы летние, На каком лугу ты их собрала? Если устану, измаюсь, Подаренный платок возьму, Его тепло переходит в душу. Чувствовавшая моё состояние, Любившая меня нежно, Твои руки ощущаю на плечах. Когда звала, возвращаясь, Угощения пробуя, Понимал ли я твоё состояние? Когда мёрзну всё ещё, На плечи накидываю, Мама, твой пуховый платок!

Предложить исправление