Яшел Уфа

Зеленая Уфа

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әйтерсеңдә, яңа гына Уянган сабый бала. Яңгырдан соң тып-тын калган Урамнары сулыш ала. Уфа, уфа! Яшел шәhәр, Яңгырлар җырлап узды. Киткән чакта Уфа кызы, Ямь-яшел яфрак сузды. Урамнарда, бакчаларда Гел яшел яңгыр яуган. Кая барма бөтен Уфа Ямь-яшел яфрак ярган. Җилләре дә яшел аның, Яшел нур утларында. Яшел болын, яшьлек йори Яшеллек урамында.

Русский перевод

Словно только что проснувшийся Младенец в колыбели. После дождя затихли улицы, Дышат свободно и еле. Уфа, Уфа! Зеленый город, Дожди с песнями прошли. Когда уходила дочь Уфы, Ярко-зеленый листок протянула вдали. На улицах, в садах повсюду Всё зеленый дождь прошел. Куда ни глянь - вся Уфа Ярко-зеленым листом обросла. И ветры её зелены, В зеленом свете огней. Зеленым облаком молодость бродит По зеленым улицам своим.