Оригинальный текст
Сине төштә күрдем - йөри идең
Сәхрәләрдә ап-ак күлмәктән.
Үпкә тулы күзләреңә бактым -
Ыңгырашу чыкты йөрәктән.
«Кил!» - димәдең, «Китмә!» - дип әйтмәдең,
Басып тордың ялгыз каендай.
Якынайган саен ерагайдың,
Үзең пышылдадың: «Якынай!»
Төшләремә кердең - сагындырдың,
Төшләремдә йөрдең син кичә.
Сине тапмый, сине кочакламый
Уянасым килми - үпмичә.
Русский перевод
Тебя во сне увидел - ты шла
В пустынях в белоснежном платье.
В глаза твои, полные упрёка, смотрел -
И сердце застонало в груди.
«Приди!» - не сказала, «Не уходи!» - не молвила,
Стояла одиноко, как берёза.
Чем ближе я подходил, тем дальше отступала,
Сама же шептала: «Подойди!»
В мои сны вошла - заставила скучать,
В моих снах ходила ты вчера.
Не найдя тебя, не обняв тебя,
Не хочу просыпаться - не поцеловав.