Кыр чәчәкләре юатыр...

Полевые цветы утешают...

Участники

Ваис Байрамов / Дамир Гыйсметдин

Композитор

Ваис Байрамов

Автор текста

Дамир Гыйсметдин

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Ерак юлга киткән чакта «Онытма мине!» - дидең. Дерелдәгән кулың белән Кыр чәчәкләре бирдең. Кыр чәчәкләре каршымда, Сине хәтерләтәләр. Икәү бергә вәгъдәләшкән Болыннарга илтәләр. Безне бәйләгән җепләрне Тәгәрмәчләр чорныйлар. Язмышның әче каргышы Колагымда чыңлыйлар. Кыр чәчәкләре каршымда, Сине хәтерләтәләр. Икәү бергә вәгъдәләшкән Болыннарга илтәләр. Аермас безне язмышлар, Ничек тырышсалар да... Чәчкәләр юатыр мине, Кибеп корысалар да. Кыр чәчәкләре каршымда, Сине хәтерләтәләр. Икәү бергә вәгъдәләшкән Болыннарга илтәләр.

Русский перевод

Когда в далёкий путь я уходил, «Не забывай меня!» - сказала ты. Дрожащею рукою протянула Полевые цветы мне на прощанье. Полевые цветы передо мною, Они тебя мне напоминают. К лугам, где вместе обещались быть, Они меня ведут воспоминаньем. Нити, что связывали нас с тобой, Колёса жизни безжалостно рвут. Горькое проклятие судьбы Звенит, не умолкая, в моих ушах. Полевые цветы передо мною, Они тебя мне напоминают. К лугам, где вместе обещались быть, Они меня ведут воспоминаньем. Не разлучит нас с тобою рок, Как бы судьба ни пыталась... Цветы меня утешают, Хоть и увяли, засохли они. Полевые цветы передо мною, Они тебя мне напоминают. К лугам, где вместе обещались быть, Они меня ведут воспоминаньем.

Предложить исправление