Яз белән җәй - мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл - аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.
Бизәкләрен җуя табигать тә,
Кыш алдыннан кала бөрешеп...
Урамнарны яңгыр айкый-чайкый,
Яшьләр йөрми анда көлешеп.
Көннәр төтенләгән учак сыман
Газаплана дөрли алмыйча...
Вакыт уңга-сулга бәргәләнә,
Үз-үзенә урын тапмыйча.
Ә безләргә тик көтәргә кала
Гөрләвекләр аккан язларны.
Карлыгачлар алып килер әле
Тәкъдирләребездә язганны.
Шыксыз көзләр, салкын кышлар узар,
Янәшәңдә, бәгърем, калырмын...
Сөю утын, ышан, сүндермәмен -
Кирәк булса, үзем янырмын...
Русский перевод
Весна и лето - месяцы любви,
А осень грустная - разлучит нас.
Цветы увянут, журавли уйдут,
Ветра умчат все паруса.
Природа смоет все свои наряды,
Скукожится пред наступленьем зим...
Дождь захлестнёт пустынные бульвары,
Не ходят там влюблённые под ним.
Как дымный очаг, томятся дни,
Не в силах правильно гореть...
Время мечется то вправо, то влево,
Не в силах места для себя найти.
А нам лишь остаётся ждать,
Когда весна вернётся вновь бурля.
Ласточки принесут нам снова
То, что судьба для нас с тобойписала.
Пройдут ненастные осенние дни, холодные зимы,
Рядом с тобой, любимая, останусь я...
Огонь любви, поверь, я не погашу -
Коль нужно будет, сам собою стану пламенем...