Тагын кайттым... нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.
Кайда соң сез, зифа ак каеннар,
Без утырткан нәни юкәләр?!
Чишмәләре кипкән тугайлардан
Сандугачлар киткән үпкәләп.
Вакыт йөге узган урамнардан,
Көмеш баскан әнкәй чәчләрен.
Авылым да карт аналар кебек
Җуйган, ахры, үзенең көчләрен.
Тагын кайттым... ничек кайтмаска соң,
Тарта тамыр, тарта туганнар...
Тау битендә яткан каберләрдән
Дәшә кебек дөнья куйганнар.
Тагын кайттым... Сагынып кайттым әле.
Йөрәкләрдә сагыш, давыл бар...
Ярый әле кайтып сыеныр өчен
Җир йөзендә туган авыл бар.
Русский перевод
Снова вернулся... зачем же вернулся я?
Кто здесь меня ждёт, что здесь осталось?
Тропы юности травой заросли,
Друзья ушли, не ждёт любимая.
Где же вы, стройные белые берёзы,
Те липы, что мы сажали?!
Из рощ, где родники иссякли,
Соловьи улетели в обиде.
Бремя времени прошло по улицам,
Серебром тронув материнские косы.
Моё село, как старая мать,
Истратило, наконец, свои силы.
Снова вернулся... как же не вернуться,
Тянут корни, тянет родина...
От могил, что лежат на склоне горы,
Словно дышит весь мир.
Снова вернулся... С тоской вернулся.
В сердцах печаль, в душе буря...
Но хорошо, что есть куда вернуться,
На земле есть родная деревня.