Чыгарсыңмы каршы алырга

Выйдешь ли встречать меня

Участники

Валерий Ахметшин / Дамир Гарифуллин

Автор текста

Дамир Гарифуллин

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне, Җырларыма кушып җырласам? Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне Мәхәббәтем белән чорнасам? Минем белән тормыш сукмагыннан Риза булырсыңмы үтәргә? Аерылганда вәгъдә бирерсеңме Кабат кайтуымны көтәргә? Ашкынулы йөрәк көтә көн дә Уртак таңның сызылып атканын. Яшьлегемне җырга салган чакта Кушылып җырларсыңмы, аппагым? Кайткан чакта Сарман буйларына Яннарыңда мәңге калырга, Кырык эшең ташлап кырык якка, Чыгарсыңмы каршы алырга?

Русский перевод

Услышишь ли чувства моей юности, Если я спою их в песнях? Не воспротивишься ли, если сердце твоё Я окутаю своею любовью? Со мной по жизненной тропе Согласна ли ты будешь идти? При расставании обещание дашь ли Ждать моего возвращения? Взволнованное сердце ждёт каждый день, Когда взойдёт наш общий рассвет. Когда я воспою свою молодость, Подпоёшь ли мне, милая моя? Когда вернусь я к берегам Сармана, Чтобы навечно остаться рядом с тобой, Бросив сорок дел в сорок сторон, Выйдешь ли ты встречать меня?

Предложить исправление