Сарман юллары

Дороги Сармана

Участники

Гульнара Якупова / Дамир Гарифуллин

Автор текста

Дамир Гарифуллин

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Сарман юллары сузыла Җанымның кылларыдай. Күңелдә кала уелып Җырларның юлларыдай. Әй, юлларым, юлларым ла, Сездә гомер үтәдер. Үткән гомер жәл түгел лә, Күңел нидер көтәдер... Сарман юлларына чыгып, Кая да китеп була. Юл булмаса гына бит, Дөньялар китек була. Әй, юлларым, юлларым ла, Сездә гомер үтәдер. Үткән гомер жәл түгел лә, Күңел нидер көтәдер... Сарман юллары чакыра, Ягез, кемнәр юл чыга. Бәхет кенә юлдаш булсын Юллардагы юлчыга! Әй, юлларым, юлларым ла, Сездә гомер үтәдер. Үткән гомер жәл түгел лә, Күңел нидер көтәдер... Сарман юллары бормалы, Чакрым саен тау гына. Олысы да, кечесе дә Йөрсен исән-сау гына. Әй, юлларым, юлларым ла, Сездә гомер үтәдер. Үткән гомер жәл түгел лә, Күңел нидер көтәдер...

Русский перевод

Дороги Сармана тянутся, Словно струны моей души. Остаются в сердце навечно, Как мелодии песенных строк. Ах, дороги мои, дороги, На вас проходит моя жизнь. Прожитая жизнь не ветер, Сердце чего-то всё ждёт... Выйдя на дороги Сармана, Можно уехать куда угодно. Если бы только не было дорог, Миры казались бы далёкими. Ах, дороги мои, дороги, На вас проходит моя жизнь. Прожитая жизнь не ветер, Сердце чего-то всё ждёт... Дороги Сармана зовут, Давайте, кто в путь отправится. Пусть только счастье будет спутником Путнику в дороге! Ах, дороги мои, дороги, На вас проходит моя жизнь. Прожитая жизнь не ветер, Сердце чего-то всё ждёт... Дороги Сармана извилисты, На каждом повороте гора. И вдаль, и вблизи Иди только здоровым и невредимым. Ах, дороги мои, дороги, На вас проходит моя жизнь. Прожитая жизнь не ветер, Сердце чего-то всё ждёт...

Предложить исправление