Сөю ялкынында

В пламени любви

Участники

Фидаил Хайруллин / Чулпан Габделганиева

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Ник очрадың кабат юлларымда, Нигә күңелемне кузгаттың? Ә мин сине оныткан да идем, Сүнгән хисләремне уяттың. Сөю ялкынында янар өчен Тергезәм мәхәббәт учагын. Түзә алмый шашкан йөрәгем дә, Ачсаң идең кайнар кочагың. Бик тырышкан идем синсез генә, Туар таңнарымны үзгәртеп. Син калдырып киткән сагышларны Үткән болытларга өләшеп. Сөю ялкынында янар өчен Тергезәм мәхәббәт учагын. Түзә алмый шашкан йөрәгем дә, Ачсаң идең кайнар кочагың. Уйларымны учлап бирсәм иде Көзләрнең елак җилләренә. Ак карларга гына төрим дисәм - Тыелдым буран-көртләренә. Сөю ялкынында янар өчен Тергезәм мәхәббәт учагын. Түзә алмый шашкан йөрәгем дә, Ачсаң идең кайнар кочагың.

Русский перевод

Зачем встретился ты снова на моём пути, Почему ты всколыхнул мою душу? А ведь я тебя уже забыла, Ты разбудил угасшие чувства. Чтобы гореть в пламени любви, Я разжигаю очаг страсти. Не выдерживает трепетное сердце моё, О, если б ты раскрыл свои горячие объятья. Так старалась я жить без тебя, Изменяя свои грядущие рассветы. Тоску, что ты оставил мне, Разделяя с ушедшими облаками. Чтобы гореть в пламени любви, Я разжигаю очаг страсти. Не выдерживает трепетное сердце моё, О, если б ты раскрыл свои горячие объятья. Если бы отдать мне мысли свои Тёплым ветрам осени. Если б сказать, что упаду белым снегом - Я застряла в метелях и бурях. Чтобы гореть в пламени любви, Я разжигаю очаг страсти. Не выдерживает трепетное сердце моё, О, если б ты раскрыл свои горячие объятья.

Предложить исправление