Әйдә, елмай

Давай, улыбнись

Участники

Владимир Фёдоров / Чулпан Фиргали

Автор текста

Чулпан Фиргали

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Елмайсаң, галәмнәр яктырыр, Көн болытлы булганда. Йөрәктә шат хисләр уяныр, Бары бер елмай гына. Синең шаян күзләрең Вулкан сыман ут чәчә. Ах, харап булдым кебек, Гыйшыктан йөрәк чәнчә. Әйдә, әйдә, бер елмай әле, Сихри нурлар чәчеп бар җиһанга Сиңа карап, мин елмаермын, Кинәт килеп чыгып алларыңа. Тик сиңа карап елмаялар Кояш, ай һәм йолдызлар. Күрәсең, тик сиңа сокланып. Синнән үрнәк алалар. Мизгелгә елмайсаң да, Йөрәгем дулкынлана, Уйларым мине ташлап, Бары сиңа ашкына. Әйдә, әйдә, бер елмай әле, Сихри нурлар чәчеп бар җиһанга Сиңа карап, мин елмаермын, Кинәт килеп чыгып алларыңа.

Русский перевод

Когда улыбаешься ты, миры озаряются светом, Даже когда день затянут облаками. В сердце радостные чувства пробуждаются, От одной лишь твоей улыбки. Твои прекрасные глаза Разбрасывают искры, словно вулкан. Ах, я словно погибаю, Сердце трепещет от любви. Давай, давай, улыбнись же, Рассыпая волшебный свет по всему миру. Глядя на тебя, я улыбаюсь, Внезапно появляясь перед тобой. Только на тебя улыбаются Солнце, луна и звёзды. Видишь, только тобой восхищаясь, Они берут с тебя пример. Даже если на миг не улыбнёшься, Моё сердце волнуется, Мысли меня покидают, Все они только к тебе спешат. Давай, давай, улыбнись же, Рассыпая волшебный свет по всему миру. Глядя на тебя, я улыбаюсь, Внезапно появляясь перед тобой.

Предложить исправление