Оригинальный текст
Күз яшьләрем тама, күз яшьләрем ага,
Минем йөрәк моңсу сагышта.
Нигә язмыш болай кушты миңа шулай
Узарга юлларны тормышта.
Ни җитми соң безгә җылы матур җирдә
Яшәү өчен парлап, бергәләп?!
Гомер шулай үтә, картлык килеп җитә,
Парын эзли хәтта күбәләк.
Ерак ара бирми, бәхет озак килми,
Син әлегә, дустым, кайларда?
Сөю әле булыр, өметләрне калдыр
Яратырга сине назларга.
Үтәр авыр ара һәм төзәлер яра,
Үтәрбез юллардан бәхеттә.
Чыгар безнең кояш, башын иеп юаш,
Дәвам итәр шатлык йөрәктә.
Сөю әле булыр, өметләрне калдыр
Яратырга сине назларга.
Яратырга сине назларга...
Русский перевод
Слёзы капают мои, слёзы льются ручейком,
Моё сердце в грусти и тоске.
Почему судьба велела мне идти таким путём,
По дорогам жизни вдалеке.
Что нам не хватает на прекрасной тёплой той земле,
Чтобы жить, как пара, вместе?!
Жизнь проходит мимо, старость приближается к тебе,
Даже бабочка ищет себе пару.
Даль разлуки мучит, счастье долго не приходит,
Где же ты, мой друг, скажи мне, где?
Любовь ещё настанет, не теряй надежды,
Чтобы любить тебя и нежить.
Пройдёт тяжёлая разлука, и затянется рана,
Мы пройдём пути к счастливой доле.
Взойдёт для нас с тобою солнце, склонив главу смиренно,
Продолжится радость в сердце.
Любовь ещё настанет, не теряй надежды,
Чтобы любить тебя и нежить.
Чтобы любить тебя и нежить...