Оригинальный текст
Тормышым юлында ялгызым калганда,
Очыр канатларым армансыз талганда,
Тик син мине күрдең, хәлкәемне сиздең,
Син яныма килдең, син миңа кул бирдең!
Син - минем кояшым, син - минем нурларым,
Син - минем сагышым, син - җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып.
Таңнарның нурларын синдә генә күрәм,
Күңелем назларын сиңа генә бирәм,
Син бит - минем генә ярсып килгән язым,
Син бит - минем генә язмыш биргән назым!
Син - минем кояшым, син - минем нурларым,
Син - минем сагышым, син - җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып.
Киләчәк көннәрем синдә генә күрәм,
Киләчәк язмышым барын сиңа бирәм.
Киләчәк гомерем - ярсып килгән язым,
Син соңгы учагым, язмыш биргән назым.
Син - минем кояшым, син - минем нурларым,
Син - минем сагышым, син - җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып.
Русский перевод
Когда на жизненном пути остался одинок,
Когда крылья устали без надежд летать,
Лишь ты меня увидела, почувствовала боль мою,
Ты подошла ко мне, ты протянула руку!
Ты - моё солнце, ты - мои лучи,
Ты - моя тоска, ты - песен песни!
Туман судьбы развеяла светом ты,
Обман жизни развеяла песней ты.
Лишь в тебе я вижу свет зари,
Лишь тебе дарю я нежность сердца,
Ты ведь - моя весна, что расцвела,
Ты ведь - моя отрада, что судьба дала!
Ты - моё солнце, ты - мои лучи,
Ты - моя тоска, ты - песен песни!
Туман судьбы развеяла светом ты,
Обман жизни развеяла песней ты.
Лишь в тебе я вижу будущие дни,
Всю судьбу грядущую тебе я отдаю.
Моя будущая жизнь - весна цветущая,
Ты мой последний очаг, судьбой дарованная нежность.
Ты - моё солнце, ты - мои лучи,
Ты - моя тоска, ты - песен песни!
Туман судьбы развеяла светом ты,
Обман жизни развеяла песней ты.