Ышанып яшим

Живу с верой

Участники

Салават Низаметдинов / Неизвестен

Автор текста

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Мин бәхетле дип әйтәм дә, Ышанам шуңа үзем. Сыгылып елар чакта да, Сыгылып елар чакта да, Елмая балкый йөзем, Балкый йөзем. Шулай ышанып яшим мин Гомерем буена. Тик төннәрен генә җаным, Тик төннәрен генә җаным, Җаным сагышыма сыена. Мин көчлемен дип әйтәм дә, Тагы ышанам шуңа. Егылып ятыр чакта да, Егылып ятыр чакта да, Чыгып китәмен юлга, Чыгам юлга. Шулай ышанып яшим мин Гомерем буена. Тик төннәрен генә җаным, Тик төннәрен генә җаным, Җаным сагышыма сыена. Мин яратам дип әйтәм дә, Ышанам шуңа тагын. Тынып бетәр чакта да, Тынып бетәр чакта да, Күңел дә хисләр назы, Синең назың. Шулай ышанып яшим мин Гомерем буена. Тик төннәрен генә җаным, Тик төннәрен генә җаным, Җаным сагышыма сыена.

Русский перевод

Я говорю, что счастлив, И сам верю в это. Даже когда плачу навзрыд, Даже когда плачу навзрыд, Лицо моё сияет улыбкой, Сияет улыбкой. Так с верой живу я Всю свою жизнь. Только по ночам, душа моя, Только по ночам, душа моя, Душа моя склоняется к печали. Я говорю, что силён, И снова верю в это. Даже когда лежу упавши, Даже когда лежу упавши, Выхожу я в путь, Выхожу в дорогу. Так с верой живу я Всю свою жизнь. Только по ночам, душа моя, Только по ночам, душа моя, Душа моя склоняется к печали. Я говорю, что люблю, И снова верю в это. Даже когда утихнет всё, Даже когда утихнет всё, В сердце - нежность чувств, Твоя нежность. Так с верой живу я Всю свою жизнь. Только по ночам, душа моя, Только по ночам, душа моя, Душа моя склоняется к печали.

Предложить исправление