Син белмисең инде мине

Ты больше не знаешь меня

Участники

Ризван Хакимов / Неизвестен

Композитор

Ризван Хакимов

Автор текста

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Син белмисең инде мине. Син күрмисең инде мине. Белергә дә теләмисеңдер. Күрмәсәң һәм ишетмәсәң, Тиңсенмәсәң, иш итмәсәң, Югалыр ул күздән, дисеңдер. Табышлар да югалтулар, Булды инде югалтулар. Кыеннардан булды кыены. Ишетмәсәң-күрмәсәң дә, Югалтырга теләсәң дә Югаласы килми бу юлы. Күрмисем дип сүрелмәмен, Минем әле шундый мәлем. Бөгелмичә түзәр чакларым. Минем әле гүзәл чагым, Дөньяларны бизәр чагым, Үзәкләрне өзәр чакларым. Күрмәдең, дип, бер ялынмам. Гомеремнең юлларыннан Сокландырып, балкып үтәрмен. Син дә мине бер күрерсең, Үткәнеңә үкенерсең, Ә мин сине гафу итәрмен. Ә мин сине гафу итәрмен...

Русский перевод

Ты больше не знаешь меня. Ты больше не видишь меня. И знать обо мне не желаешь. Не слышишь меня, не видишь, Не равен ко мне, не ценишь, Исчезнет из глаз - так считаешь. Были находки, были потери, Уже были потери. Из трудных - труднейшее было. Хоть не слышишь, не видишь, Хоть забыть ты желаешь, На этот раз не получится. Не упрекну, что не замечаешь, Я в такую пору сейчас. Несгибаемо выстою я. Ещё прекрасна моя пора, Я украшу этот мир пора, Будет время - сердца разобью. Не стану молить, что не видишь. По дорогам моей судьбы Я пройду, сияя и восхищая. Ты тоже меня однажды увидишь, О прошлом своём пожалеешь, А я тебя прощу тогда. А я тебя прощу тогда...

Предложить исправление