Зәңгәр күзләр (икенче вариант)

Голубые глаза (второй вариант)

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Икәү бергә үстегез сез, Аерылмас дус идегез. Яшьнәп торган яшьлек белән Авырлыклар җиңдегез сез. Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр, Нигә шулай иттегез сез, Ике дусны ике якка Аерып алып киттегез? Яшь чакларда яшь йөрәкләр Икеләтә ешрак тибә. Арага керде мәхаббәт, Дошман итте бер көндә. Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр, Нигә шулай иттегез сез, Ике дусны ике якка Аерып алып киттегез? Сөйгәннәр бәхетле диләр, Кемнәр чишәр бәхәсне? Чын дусларга яра салып, Пычак кисте бәхетне. Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр, Нигә шулай иттегез сез, Ике дусны ике якка Аерып алып киттегез?

Русский перевод

Вы вместе росли вдвоём, Неразлучными друзьями были. С бьющей ключом молодостью Вы преодолевали все трудности. Голубые глаза, голубые глаза, Почему же вы так поступили, Двух друзей в разные стороны Разлучили и увели? В юности молодые сердца Вдвое чаще стучат. Вошла меж ними любовь, Врагами сделала в один день. Голубые глаза, голубые глаза, Почему же вы так поступили, Двух друзей в разные стороны Разлучили и увели? Влюблённые говорят, что счастливы, Кто разрешит этот спор? Нанеся рану верным друзьям, Ножом разрезали счастье. Голубые глаза, голубые глаза, Почему же вы так поступили, Двух друзей в разные стороны Разлучили и увели?

Предложить исправление