Тулпар атым

Мой конь-тулпар

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Атлар күрсәм оча күңлем, Хыял кошым канат кага. Ат өстендә мәйдан тоткан Малай чагым кабатлана. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Малай чакта иңзур бүләк Кызларның күз карашы. Ярыш кыза, мәйдан кыза, Йөрәкләр йөрәккә кага. Ат чабышы, хис дулкыны Актык ат та бүләк ала. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Җиңүчегә иң зур бүләк Кызларның күз карашы. Сизми калдык, чаба-чаба Чыкканбыз бит олы юлга. Малай чаклар артта калды, Ә шулай да йөгән кулда. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Җиңүчегә иң зур бүләк Сөйгән ярның карашы

Русский перевод

Когда вижу коней - душа взлетает, Птица грёз крылами машет. Вновь мальчишкой на майдане Я скачу, как в прежние годы. В свете майдан небо тонет, Солнце победы сияет. Самый ценный дар мальчишке - Взгляды девичьи украдкой. Скачки жаркие, майдан пылает, Сердце к сердцу бьётся в такт. Конский топот, волна чувств - Белоногий конь награду получает. В свете майдан небо тонет, Солнце победы сияет. Победителю лучший дар - Взгляды девичьи украдкой. Не заметили, как скача, На большую дорогу вышли мы. Мальчишеские годы позади, Но уздечка всё ещё в руке. В свете майдан небо тонет, Солнце победы сияет. Победителю лучший дар - Взгляд любимой половины

Предложить исправление