Төзүчеләр җыры

Песня строителей

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Яраткан җирләрем, дусларым күп минем, Аларны күңелдә саклармын. Онытмыйм ул Баулы, Ютазы юлларын, Болгар, Әтнә, Казан картларын. Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән, Ташлардан чәчәкләр үрелгән. Без корган йортларга, куанган дсуларга Үзем дә сөенеп йөримен. Матурлык хакына яшим бу дөньяда, Шатлыгым шуңа да мул минем. Кайларга барсам да - дусларым каршылый, Иң олы байлыгым шул минем. Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән, Ташлардан чәчәкләр үрелгән. Без корган йортларга, куанган дусларга Үзем дә сөенеп йөримен. Зиннәтле сарайлар, мине алар хәтерли, Йөрәкнең иң дәртле чакларын. Яраткан якларны, хөрмәтле дусларны Хәтердә гомергә саклармын. Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән, Ташлардан чәчәкләр үрелгән. Без корган йортларга, куанган дусларга Үзем дә сөенеп йөримен.

Русский перевод

Любимых мест моих и друзей у меня много, Их в сердце я храню. Не забуду я дороги Баулы и Ютазы, Карты Булгара, Атни, Казани. Много дорог пройдено, много домов построено, Из камней цветы сплетены. Над домами, что мы строили, над друзьями радостными И сам я радуясь хожу. Ради красоты живу на этом свете, И радость моя в этом велика. Куда бы я ни пошёл - друзья встречают, Это моё самое большое богатство. Много дорог пройдено, много домов построено, Из камней цветы сплетены. Над домами, что мы строили, над друзьями радостными И сам я радуясь хожу. Украшенные дворцы, они мне напоминают Самые сокровенные минуты сердца. Любимые края, уважаемых друзей В памяти навеки сохраню. Много дорог пройдено, много домов построено, Из камней цветы сплетены. Над домами, что мы строили, над друзьями радостными И сам я радуясь хожу.

Предложить исправление