Татар егете

Татарский джигит

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 18, 2025

Последнее обновление

November 18, 2025

Оригинальный текст

Йөзендәге якты нурдан таныйм Мин кайда да татар егетен. Кыя бөркетедәй адымнарын, Ыспай гәүдә,kilbәt-килешен. Кайда йөрсәң - шунда ил күрке син, Әй иманлы татар егете. Мәңге шулай батыр булып кал син, Күрсәт әле безнең кемлекне. Эшкә дисәң - эшкә уңган булыр, Гөлләрендә былбыл сайратыр. Меңәрләгән кызны каратыр да, Тик берәүне генә яратыр. Кайда йөрсәң - шунда ил күрке син, Әй иманлы татар егете. Мәңге шулай батыр булып кал син, Күрсәт әле безнең кемлекне. Үзенә тиң ярны сайлаганда Һич ялгышмас татар егете. Үзе кебек уңган татар кызын Сайлар гомерлеккә яр итеп. Кайда йөрсәң - шунда ил күрке син, Әй, иманлы татар егете. Мәңге шулай батыр булып кал син, Күрсәт әле безнең кемлекне.

Русский перевод

По светлому сиянию в лице узнаю Я повсюду татарского джигита. Шаги его подобны горному орлу, Статен станом, красив собою. Где бы ни был ты - там краса народа, О, верный сердцем татарский джигит. Навеки оставайся таким же смелым, Покажи всем нашу силу. Когда за дело возьмется - в деле преуспеет, В садах его соловьи поют. На девушек засмотрится он, Но полюбит лишь одну. Где бы ни был ты - там краса народа, О, верный сердцем татарский джигит. Навеки оставайся таким же смелым, Покажи всем нашу силу. Когда выбирает себе достойную пару, Не ошибется татарский джигит. Такую же умелую татарскую девушку Изберет спутницей на всю жизнь. Где бы ни был ты - там краса народа, О, верный сердцем татарский джигит. Навеки оставайся таким же смелым, Покажи всем нашу силу.

Предложить исправление