Мәхаббәт булмаса дөньяда

Если бы в мире не было любви

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 13, 2025

Последнее обновление

November 13, 2025

Оригинальный текст

Таңнар ата, сыз(ы)лып ата таңнар, Таң алдыннан кошлар уяна. Сандугачлар сайрар иде микән, Мәхаббәт булмаса дөньяда? Җир әйләнә, нигә әйләнә җир? Ә йолдызлар күктә ник яна? Ай түгәрәк булыр иде микән, Мәхаббәт булмаса дөньяда? Сулар ага, сулар чылт(ы)рап ага, Су алганда сулар болгена. Сулар чылт(ы)рап агар иде микән, Мәхаббәт булмаса доньяда? Җир әйләнә, нигә әйләнә җир? Ә йолдызлар күктә ник яна? Ай түгәрәк булыр иде микән, Мәхаббәт булмаса дөньяда? Җырлый кеше, җирдә җырлый кеше, Җырларына каян моң ала? Җирдә яшәр иде микән кеше, Мәхаббәт булмаса дөньяда? Җир әйләнә, нигә әйләнә җир? Ә йолдызлар күктә ник яна? Ай түгәрәк булыр иде микән, Мәхаббәт булмаса дөньяда?

Русский перевод

Восходят рассветы, тихо восходят рассветы, Перед рассветом птицы просыпаются. Пели бы соловьи, если б в мире не было любви? Вращается земля, почему вращается земля? А звезды в небе зачем горят? Был ли бы месяц круглым, Если бы в мире не было любви? Воды текут, воды шумят и текут, При виде воды воды волнуются. Шумели бы воды, если б в мире не было любви? Вращается земля, почему вращается земля? А звезды в небе зачем горят? Был ли бы месяц круглым, Если бы в мире не было любви? Поет человек, поет человек на земле, Откуда в песнях его тревога? Жил ли бы человек на земле, Если бы в мире не было любви? Вращается земля, почему вращается земля? А звезды в небе зачем горят? Был ли бы месяц круглым, Если бы в мире не было любви?

Предложить исправление