Ярый әле син бар бәхетемә
Бизәр өчен күңел күгемне.
Сагыш баскан авыр көннәремдә
Сөйләр өчен йөрәк серемне.
Ярый син бар әле бу дөньяда
Минем хәлләремне белүче.
Кайгы килгән чакта бәгыремә
Кем урталай аны бүлүче.
Ярый әле, ярый син бар әле
Өмешемә тигән көмешем.
Язмышымның серле бакчасында
Минем өчен үскән җимешем.
Ярый тормышымда син очрадың
Булыр өчен гомер юлдашым.
Яшәүнең кызыгы булмас иде
Әгәр син булмасаң, җанашым.
Ярый әле син бар бәхетемә
Бизәр өчен күңел күгемне.
Сагыш баскан авыр көннәремдә
Сөйләр өчен йөрәк серемне.
Ярый әле, ярый син бар әле
Өмешемә тигән көмешем.
Язмышымның серле бакчасында
Минем өчен үскән җимешем.
Русский перевод
Ты еще дорога мне, мое счастье,
Чтобы украсить небо моего сердца.
В тяжелые дни тоски
Рассказать тебе сердечную тайну.
Ты еще одна на этом свете,
Кто знает мои обстоятельства.
Во времена горя ко мне прибег
Кто разделит его пополам.
Ты еще, ты еще
Моя серебряная надежда.
В таинственном саду моей судьбы
Выросший для меня плод.
Ты встретилась в моей жизни
Стать моим спутником жизни.
Жизнь не была бы интересной
Если бы тебя не было, моя душа.
Ты еще дорога мне, мое счастье,
Чтобы украсить небо моего сердца.
В тяжелые дни тоски
Рассказать тебе сердечную тайну.
Ты еще, ты еще
Моя серебряная надежда.
В таинственном саду моей судьбы
Выросший для меня плод.